Һәркемгә ул үз нәрсә (6+)

16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен, «Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» Бөтенроссия акциясе һәм Халыкара туган тел көне кысаларында, «Туган тел – минем байлыгым» калейдоскобы үткәрде.   
Калейдоскоп башында балаларга карау өчен социаль видеоязма тәкъдим ителде, анда дөньяның төрле телләрендә сәламләү сүзләре яңгырады. Укучылар Халыкара туган тел көненең ни өчен 21 февраль көнне билгеләп үтелүе турында мәгълүмат алды, Вавилон манарасы турында риваять белән танышты, Кирилл һәм Мефодий, славян язуының барлыкка килүе турында белде. Чара дәвамында балалар «Мәкальне җый», «Зирәк фикерләр», «Сорау-җавап» кебек интеллектуаль уен һәм бәйгеләрдә актив катнашты.  

#фолкурок#традициившколу#этноперемена#библиотекичелнов

Поделиться: